Мәхәббәт — ул гомерлек (14 февраль – Гашыйклар көне)

Шигырь язу – җиңел нәрсә, диләр –

Булса ихлас әйтер сүзләрең.

Шигырь язып була сүзләрсез дә —

Сөю белән тулса күзләрең.

Шул күзләргә карап укып була:

“Сөям сине, бәгырем!” – дигәнне,

Шул күзләргә карап тыңлап була

Сиңа багышланган көйләрне.

Шул күзләргә карап күреп була

Бу дөньяның бөтен ямен дә,

Шул күзләргә карап аңлап була

Кешелекнең бөтен мәнен дә!..

      Якташыбыз, шагыйрь, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Рифат Җамалның “Шул күзләргә карап” шигыре  14 февраль – Гашыйклар көне белән котлап язылган кебек. “Мәхәббәт – ул иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта,”- дигән танылган шагыйребез Һади Такташ. Ә шигырьнең дәвамы: “Тиле яшьлек ярты гомрен бирә, аның хисе белән янарга…” Гашыйк булган һәркем бу сүзләрнең мәгънәсен аңлый торгандыр. 14 февраль – эчке тойгыларны, йөрәк түрендәге иң саф хисләрне бердәнбереңә аңлату өчен менә дигән бәйрәм.

Ул көнне яңа гаиләләр барлыкка килә, язылышу тантаналары уза, озак яшәгән парлар юбилейларын билгеләп үтәләр, яңа танышучы яшьләр бер-берсенә мәхәббәт аңлата, ә инде күп еллар мәхәббәт утында  янучылар гомергә истә калырлык итеп гаилә кору турында тәкъдимнәр ясыйлар. Иң мөһиме һәр гаиләдә ул көнне беренче очрашулар, кавышулар, балалар алып кайту, аларның үсеп җитүләре турында истәлекләр яңартыла, матур сүзләр әйтелә, бүләкләр бирелә.

Без бу көннәрдә музейга килүчеләргә, бигрәк тә өлкән сыйныф укучыларына, экскурсия вакытында якташ язучыларыбыз, артистларыбызның үрнәк алырлык  гаиләләре турында сөйлибез. Яңа Кенәрдә очрашып, 66 ел бергә тигез гомер иткән Гомәр ага Бәширов һәм Кәримә апа, университетта бер группада укыганда танышып, Кечкенә Өчиле авылында туйлар ясап өйләнешкән, 50 елдан артык бәхетле пар булып яшәгән Гариф абый Ахунов һәм Гөлшаһидә апа, Казанбаш урта мәктәбендә укытканда  үзләренең мәхәббәтләрен тапкан Мөхәммәт Мәһдиев һәм Лилия апа Бәширова, карлы-буранлы кыш көннәрендә Яңа Сала авылына кайтып йөргән Диас Вәлиев һәм Динә апаларның гомерлек мәхәббәтләре турындагы чыгышларыбызны яратып тыңлыйлар. Ә инде Рәбига Сибгатуллина һәм Фәрит Хатыйпов, Рөстәм Закиров һәм  Люция Мусина, һәм башкаларның мәхәббәт тарихлары, гаиләләре белән таныштырганда һәркемдә зур кызыксыну уяна, үзләре дә безгә белгәннәрен өстәп сөйләп китәләр.

Бу тормышта иң мөһиме – бер-береңне аңлап, кадерләп яшәү. Гаиләләр таркалмасын иде, аерылышу – матур күренеш түгел: язмышлар бозыла, әти-әниләребез өчен аңлатып бетермәслек борчулар килә, балалар ятим кала. Яшьләр гаилә корганчы ныклап уйлансыннар, өйләнешүгә җиңел  генә карамасыннар иде. 14 февраль – Гашыйклар көне һәркемне уйланырга мәҗбүр итә, бу бәйрәм барыбызга да зур җаваплылык өсти. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган открыткалар бүләк итәләр, мәхәббәтләрен белдерәләр. Һәркем   “Мин сине яратам!” дигән матур сүзләрне Гашыйклар көнендә сөйгәненә кабат-кабат әйтсен иде. Бәхетле гаиләләр корыгыз, һәр көннең кадерен белеп сөеп-сөелеп яшәгез, сезне Гашыйклар көне белән котлыйбыз.

                                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                             директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

            Фотолар музей архивыннан

Алты яшьтән әлифбаны беләләр

Арчаның  «Карлыгач»  балалар  бакчасы  тәрбияләнүчеләре «Әлифба»  музеена  килеп  экспонатлар  белән  таныштылар  һәм  уеннар  уйнадылар.

Мәдәният хезмәткәрләре җыены

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров катнашында район мәдәният хезмәткәрләренең җыены узды.

Әтием эзләреннән…

22 январь көнне фронтовик-язучы, 1945-1957 елларда Кызыл Юл районы газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм районыбызда булды. Безнең музейда әтисенә багышланган экспозицияне карады.  Анда Рафаил Төхфәтуллин иҗат иткән барлык әсәрләрне күрергә мөмкин иде. Музеебызда шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле фотосүрәтләр, әсәрләренең кулъязмалары, газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләр һәм очерклар бар, ул кулланган телефон аппараты, авторучка һәм блокнотлары урын алган. Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең тормыш юлына һәм иҗатына бәйле документлар белән танышып чыккач: “Мин әтине кабат күргәндәй булдым, иҗатын өйрәнүче буларак музейда тупланган экспонатларны күреп горурлану хисләре кичердем. Безнең гаиләнең  Әлмәт шәһәренә күчеп киткәнгә кадәрге тормышы Арча районы авыллары: Яңа Иябаш, Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Яңа Кенәр белән бәйле. Аның балачагы, үсмер еллары, сугыш алды һәм фронтта үткәргән вакытлары турында истәлекле материаллар табылып тора һәм мин әле дә аның язма мирасын өйрәнүне дәвам итәм”,- диде.

Рөстәм Төхфәтуллин Арчаның үзәк китапханәсендә әтисенең тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. Әдәбият сөючеләр, “Каурый каләм” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр һәм студентлар катнашында үткәрелгән очрашуда ул әтисе Рафаил Төхфәтуллин, аның апасы Роза, энесе Чарльз гаиләләре турында кызыклы мәгълүматләр сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Рафаил Төхфәтуллинның апасы Розаның Казан шәһәрендә яшәүче улы Айдар да катнашты. Кичәне китапханә хезмәткәре Ләйлә Арсланова мавыктыргыч итеп алып барды.

Бүгенге көндә Рөстәм Төхфәтуллин “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә тора, безгә әтисенең иҗаты белән бәйле яңа экспонатлар табуда ярдәм итеп яши. Ул әтисенең язмаларын, истәлекләрен туплап 2014 елда “Минем җаным китапларымда”,  2018 елда “Китә казлар” китапларын чыгарды һәм безнең музеебызга да, китапханәгә дә бүләк итте.

Якташыбыз, халык язучысы Гариф Ахуновның хикәяләре һәм мәкаләләре тупланган “Без бит Арча яклары…” китабында: “Йолдызым” повесте Рафаил Төхфәтуллинны язучы буларак яңа бер баскычка күтәрде. Аның әсәренә Арча як урманнары,  Арча ягы болын-тугайлары,  шушы якның әйбәт күңелле, хезмәт сөюче кешеләре бик матур кереп утырган. Күптәннән уйлап йөргән бер уем бар: туган ягын онытмаган, туган җиренең ямен, күркәмлеген тоеп яши алган язучы беркайчан да уңышсызлыкка тармый, туган як аны баета, канатлар куеп, илһамландырып тора”,- дип дусты Рафаил Төхфәтуллинга югары бәя биргән. Гариф Ахунов белән Рафаил Төхфәтуллин Әлмәт шәһәрендә яшәгәндә язучылар берлегендә кулга-кул тотынып эшләгәннәр, гаиләләре белән аралашканнар. Бүгенге көндә дә аларның балалары әтиләренең иҗатларын барлап һәм тулыландырып бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр.

Рафаил Төхфәтуллин 1994 елның 18 июлендә вафат булды һәм Әлмәт шәһәрендә җирләнде. Аның исемен мәңгеләштерү максатында Әлмәт шәһәренең зур бер урамына Рафаил Төхфәтуллин исеме бирелгән, ул яшәгән йортка элмә такта куелган, Әлмәт шәһәр советының әдәбият, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә ел саен бирелә торган Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиясе булдырылды. Шулай ук Арча шәһәрендә,  Яңа Иябаш, Яңа Кенәр авылларында  Рафаил Төхфәтуллин урамнары бар.

Якташыбызның “Таныш гөрелте”, “Авылдашым Нәби”, “Йолдызым”, “Тамчылар ни сөйли?”, “Җиләкле аланнар”,  “Акбүз ат”, “Тегермән буасы”, “Давыл чәчәге”,  “Бәр барабанны!”, “Бөтнек үләне исе”, “Үз гөлем”, “Кар күзе” һәм башка әсәрләре бүгенге көндә дә яратып укыла. Татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык үз геройларын тудырган талантлы каләм иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Почёт Билгесе” ордены иясе Рафаил Төхфәтуллинның иҗаты онытылмасын иде.

      “Казан арты” тарих-этнография музее   директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Музейда Бердәм Россия көне

«Казан арты» тирах-этнография музеенда «Бердәм Россия» көне уңаеннан «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысасында семинар узды, Театр елына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.

Арчада студентлар форумы

Арча шәһәрендә районның студентлар форумы узды. Чара вакытында музей фондыннан тупаланган материаллар нигезендә Театр елына багышланган күргәзмә оештырылды.

Музейда бердәм Россия көне

«Казан арты» тирах-этнография музеенда «Бердәм Россия» көне уңаеннан «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысасында семинар узды, Театр елына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.

«Әлифба» музеенда

Экскурсиядән  соң  Арча  6 нчы  номерлы  мәктәбенең  5 нче  сыйныф  укучылары  төрле  халыкларның  әлифбаларын  игътибар  белән  карап  чыктылар.

 

Ленинград блокадасы — 75

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда Ленинград шәһәрен азат итүнең 75 еллыгына багышланган мәдәни чара узды.

Искә алыйк авыр елларны

Гөберчәк авыл клубы белән берлектә «Искә алыйк авыр елларны» исеме астында Ленинград шәһәренең азат ителүенә 75 ел тулу уңаеннан укучылар өчен әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар Ленинград фронтында катнашкан авылдашыбыз Мифтахов Солтангали турында М.Мәһдиевнең «Мәрфуга апа һәм аның оныклары» мәкаләсе аша таныштылар. Сугыш кырыннан килгән хатлар,  сугышта катнашучы авылдашыбыз турында язылган мәгълүматлар М.Мәһдиев музее фондында саклана.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика